Казанда кайбер автобусларның хәрәкәт итү маршрутлары үзгәрәчәк. Бу шәһәрдә яшәүчеләргә транспорт хезмәтләре күрсәтүне яхшырту өчен эшләнә.
23 гыйнвардан башлап 22, 28, 83 һәм 89 санлы маршрут автобуслары бер юнәлештә К.Маркс урамы-Япеев урамы-Зур Кызыл урамы-Батурин урамы буенча һәм алга таба элеккегечә хәрәкәт итәчәкләр. Әлеге хәл шәһәр башкарма комитетының 2015 елның 31 декабрендәге 4663 санлы карары нигезендә тормышка ашырыла.
Казанның Транспорт комитетында хәбәр итүләренчә, аталган маршрутларның хәрәкәт итү схемаларына Зур Кызыл урамы буенча “КАИ” тукталыш пункты кертелгән.
http://www.kzn.ru/news/52206-v-kazani-s-23-yanvarya-izmenyatsya-marshruty-nekotoryh-avtobusov