ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты ай саен коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең республиканың барлык 913 муниципалитетында билгеләнгән чикләүләрдән артмавын күзәтеп тора.
2026 елның июль аена мониторинг нәтиҗәләре буенча коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең рөхсәт ителгән үсешен арттыру ачыкланмаган.