Рәсәй Монополиягә каршы хезмәтенең Укыту-методика үзәгендә «Тарифларның икътисадый нигезлелеген контрольдә тоту мәсьәләләре» квалификация күтәрү курсы тәмамланды.
Укуның финал этабы булып практик эшлекле уен булды. Катнашучылар Рәсәй Монополиягә каршы федераль хезмәт комиссиясе утырышын модельләштерделәр: территориаль органнар хезмәткәрләре күрсәтмәләр проектларын әзерләделәр, ә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре кабул ителгән тариф карарларын якладылар һәм кисәтүләргә җавап бирделәр.
Дәүләт комитеты хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, яңа формат кызыклы һәм файдалы булган: ул белемнәрне гамәлдә кулланырга, хезмәттәшләр белән тәҗрибә уртаклашырга һәм тариф карарларын контрольдә тоту процессына икенче яктан карарга мөмкинлек биргән.