Торак-коммуналь хуҗалык сораулары буенча «кайнар линия» телефонына 249 кеше мөрәҗәгать иткән. Шалтыратуларны Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында кабул иттеләр.
Шалтыратулар Казаннан, Әлмәттән, Бөгелмәдән, Түбән Камадан, Чистайдан, Яшел Үзәннән һәм республиканың башка шәһәрләреннән һәм районнарыннан килде.
Халык төрле сораулар белән мөрәҗәгать итте: түбә һәм подвалларның агып чыгуы, җылылык һәм су белән тәэмин итү проблемалары, йортларның торышы һәм төзекләндерү турында сөйләде. Идарәче компанияләр эше, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр, тарифларны куллану һәм шәһәрләр арасындагы аерма мәсьәләләре дә булды.
«Кайнар линия» дә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге башлыгы Дмитрий Романов катнашты. Алар белән бергә халыкка профильле ведомстволар һәм оешмалар вәкилләре консультацияләр бирде.