Әлмәттә җылыту сезонына әзерлек буенча республика штабының күчмә утырышы узды. Аны Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде.
Штаб эшендә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Ренат Гайнетдинов катнашты. Төп темаларның берсе 2027 елның тариф кампаниясе булды.
Бүген дәүләт комитеты җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә 75 оешманы җайга сала. Республикада җылылык челтәрләренең озынлыгы 3 мең километрдан артык. Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән республикада коммуналь инфраструктураны яңартуга һәм җылылык белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын арттыруга юнәлдерелгән программалар гамәлгә ашырыла.
Күчмә киңәшмәдә катнашучылар шулай ук шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалыгы объектларын: күпфатирлы йортны, канализация насос станциясен, җылылык челтәрләрен модернизацияләү участогын һәм котельныйны карадылар.
Фото: Әлмәт районы матбугат хезмәте