«Юбилейная станциясе» торак комплексында 2 меңнән артык урынга исәпләнгән яңа мәктәп төзү планлаштырыла. Проектның беренче этабы 1501 укучы урынына исәпләнгән корпус төзүне күздә тота.
Мәктәпне салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызуның үзәкләштерелгән системаларына тоташтырган өчен түләү билгеләү мәсьәләсен ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышында карадылар. Утырыш ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Ренат Гайнетдинов җитәкчелегендә узды.
Идарә шулай ук торак комплексларны һәм башка объектларны электр челтәрләренә, су белән тәэмин итү, су агызу һәм җылылык белән тәэмин итү системаларына технологик тоташтыру мәсьәләләрен карады
Инженерлык инфраструктурасына кушылу - Татарстан Республикасының яңа социаль һәм торак объектларын гамәлгә ашыруның мөһим этабы.