ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында мәктәп укучылары өчен яңа интерактив проект турында фикер алыштылар

2026 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында Иҗтимагый совет утырышы узды. Төп темаларның берсе мәктәп укучылары өчен эшләнгән «Тарифлар: бу ничек эшли» интерактив дәресе булды.

Яңа уку елыннан укучылар гаиләнең квитанциядә ни өчен түләвен, тарифларның ничек формалашуын һәм аларны кем билгеләвен белә алачак. Дәрес түләү документының һәр юлы артында кешеләрнең һәм тулы бер инфраструктураның - электростанцияләрнең, котельныйларның, су җыю урыннарының һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү объектларының эше торуын аңларга ярдәм итәчәк.

Иҗтимагый совет әгъзалары шулай ук республика эшмәкәрләре күтәргән тарифларны җайга салуның актуаль мәсьәләләрен дә карадылар. Каты коммуналь калдыклар белән эш итүгә тарифлар формалаштыруга аерым игътибар бирелде.

Иҗтимагый совет тарифларны җайга салуның актуаль мәсьәләләрен карау һәм республика халкы һәм оешмалары белән хезмәттәшлек итү эшен дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International