Җылыту сезоны алдыннан ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты җылылык белән тәэмин итүне контрольдә тоту буенча яңа вәкаләтләр алачак

2026 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

1 сентябрьдән федераль кануннардагы үзгәрешләр нигезендә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә инвестиция программаларының үтәлешен контрольдә тоту вәкаләтләре йөкләнә. Яңа вәкаләт җылылык инфраструктурасын яңарту һәм үстерү буенча чараларның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле гамәлгә ашырылуын бәяләргә мөмкинлек бирәчәк.

Җылылыкка тарифка җылылык энергиясен җитештерү һәм китерү чыгымнары гына түгел, ә инфраструктураны ремонтлау һәм модернизацияләү - тузган торбаларны алыштыру, җиһазларны һәм котельныйларны яңарту чыгымнары да керә.

Хәзер Дәүләт комитеты инвестиция программаларында каралган чараларның үтәлешен тикшерә алачак. Хокук бозулар ачыкланган очракта оешмалар тиешле күрсәтмәләр алачак.

Яңа вәкаләт 2026/2027 елларның җылыту сезоны алдыннан үз көченә керә. Контроль республиканың җылылык белән тәэмин итүче оешмаларына кагылачак һәм инвестиция программаларында планлаштырылган чараларны аларны үтәүнең факттагы нәтиҗәләре белән чагыштырырга мөмкинлек бирәчәк.

Татарстанда коммуналь инфраструктураны яңарту эше даими нигездә алып барыла. Республика алдына ел саен 2030 елга коммуналь челтәрләрнең кимендә 2,5% ын яңарту бурычы куелды. Шул ук вакытта, Рәсәй Төзелеш министрлыгы мәгълүматлары буенча, илдә коммуналь инфраструктураның уртача тузганлыгы 40% ка якын тәшкил итә.

«Тариф - ул яшәүчеләрнең йортларына керә торган җылылык өчен түләү генә түгел. Анда җылылык белән тәэмин итүнең ышанычлылыгы турыдан-туры бәйле булган инфраструктураны саклап калу һәм үстерү өчен акчалар да каралган. Контрольнең яңа механизмы инвестиция программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсен күрергә һәм кертелгән акчаларның нәтиҗәлелеген бәяләргә мөмкинлек бирәчәк. Ахыр чиктә бу җылылык белән тәэмин итүнең ышанычлылыгына һәм халыкка хезмәт күрсәтүнең сыйфатына бәйле эш», - дип билгеләп үтте ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Ренат Гайнетдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International