Казанда Дәүләт комитеты белгечләре җылылык челтәрләрен реконструкцияләүгә күчмә мониторинг уздырды

2026 елның 18 августы, сишәмбе

«Татэнерго» АҖ инвестиция программасы кысаларында Казанда 2,5 км дан артык җылылык челтәрен реконструкциялиләр. Дәүләт комитеты сотпудникларына күчмә мониторинг Олы Кызыл һәм Карл Маркс, Чуйков һәм Әмирхан урамнары, Туганлык һәм Мамадыш тракты тирәсендәге җылылык челтәре участокларында узды.

Олы Кызыл һәм Карл Маркс урамнары тирәсендәге участокта каналны ябу плитәләрен монтажлау һәм җылылык камераларын гидроизоляцияләү эшләре бара.

Чуйков һәм Әмирхан урамнары тирәсендә белгечләр җылылык каналын ябу плитәләрен монтажлауны һәм торак йортларның подвалларында җылылык изоляциясе урнаштыруны теркәгәннәр.

Туганлык урамы һәм Мамадыш тракты участогында төзелеш чүп-чарын чыгару һәм бозылган төзекләндерүне торгызу эшләре башкарыла.

Күчмә мониторинг барышында Дәүләт комитеты белгечләре объектларның факттагы торышын, төзелеш-монтаж эшләренең барышын һәм инвестицион программа чараларын гамәлгә ашыру срокларының үтәлешен бәяләделәр.

Объектларда эшләрне 2026 елның 30 сентябренә кадәр тәмамлау планлаштырыла.

Җылылык челтәрләрен реконструкцияләү җылылык белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын арттыруга һәм Казанның коммуналь инфраструктурасын яңартуга юнәлдерелгән.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International