Чара гражданнарга коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә, түләүләр исәпләүгә һәм халыкның башка мөрәҗәгатьләренә бәйле ТКХ өлкәсенең актуаль мәсьәләләре буенча аңлатмалар алырга мөмкинлек бирәчәк.
Гражданнарга консультацияләрне профильле ведомстволар һәм оешмалар, шул исәптән Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Казан Башкарма комитеты, шулай ук коммуналь комплекс оешмалары вәкилләре үткәрәчәк.
«Кайнар линия» телефоны 21 августта 10:00 дән 14:00 гә кадәр эшләячәк.
Белгечләргә сорауларны телефон аша бирергә мөмкин: (843) 236-00-71.
Шулай ук мөрәҗәгатьләр MAX мессенджерында кабул ителә: +7 965 593-86-64.
Республикада мөмкин кадәр күбрәк кеше белгечләрдән консультация алу мөмкинлегеннән файдалана алсын өчен, мәгълүмат белән уртаклашыгыз.