Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Ренат Гайнетдинов Татарстан Республикасы Рәисенең кадрлар резервы алдында лекция белән чыгыш ясады: «Татарстан Республикасы икътисады һәм финанслары: федераль көн тәртибенә интеграция».
Анда стратегик планлаштыруның төп мәсьәләләре: милли үсеш максатлары, милли проектлар һәм дәүләт программалары системасы каралды. Тыңлаучыларда тарифларны җайга салу һәм аларның республика икътисадына йогынтысы мәсьәләләре аеруча кызыксыну уятты.
Спикер ассызыклаганча, төбәк икътисадын федераль көн тәртибенә интеграцияләү - өстәмә ресурслар җәлеп итү һәм республикада тормыш сыйфатын үзгәртә торган эре инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру коралы.