Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты Аксубайда ясалма бозлы ябык боз шугалагын салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызуның үзәкләштерелгән системаларына тоташтырган өчен түләү билгеләде. Объект Аксубай районының муниципаль спорт мәктәбе өчен каралган.
Тиешле карар 14 августта ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышында кабул ителде.
Моннан тыш, утырышта Казан һәм Яшел Үзәндәге торак йортларны «Сетевая компания» АҖ Электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләү билгеләнде.
Технологик тоташтыру һәм тоташтыру өчен түләү билгеләү карарлары яңа объектларны кирәкле инженерлык инфраструктурасы белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә һәм республиканың социаль, торак һәм коммуналь инфраструктурасын үстерү өчен шартлар тудыра.