Бүген иртән республикага дошман БПЛАлары каты атака ясадылар. Түбән Кама көчле һөҗүмгә дучар булды. Җитештерү объектларына да, гражданлык объектларына да һөҗүм ясалды. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр бар.
Татарстан рәисе ТР Премьер-министры һәм вице-премьерлар белән оператив киңәшмә үткәрде. Зыян күрүчеләргә барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәтү һәм тиешле хезмәтләр тарафыннан һөҗүм нәтиҗәләрен оператив бетерү буенча йөкләмәләр бирелде.