2027 елгы тариф кампаниясе кысаларында җайга салынулы оешмаларга ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына 2026 елның 1 сентябренә кадәр нигезләүче материаллар белән каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә тарифлар билгеләү турында гариза тапшырырга кирәк.
Бу хакта ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының сәнәгать булмаган тарифларны җайга салу һәм контроль бүлеге башлыгы Игорь Чуйко «Элемтәдә көйләүче»нең яңа чыгарылышында сөйли.
Чыгарылышта эксперт гаризалар бирү тәртибен, җайга салына торган оешмалар өчен срокларны һәм документларны дәүләт комитетына җибәрү ысулларын аңлата.
Тулырак - «Элемтәдә көйләүче» яңа чыгарылышында.