2027 елгы тариф кампаниясенә әзерлек кысаларында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының сәнәгать булмаган өлкә бүлеге белгечләре Ватан урамындагы чүп-чарны күчерү станциясендә, Васильченко урамындагы чүп-чарны сортларга аеру станциясендә һәм «Восточный» каты коммуналь калдыклар полигонында булдылар.
Күчмә мониторинг вакытында белгечләр объектларның эшен оештыру белән таныштылар һәм ККК белән эш итү инфраструктурасының агымдагы торышын бәяләделәр.
2026 ел башыннан Татарстан Республикасының Көнбатыш зонасында «УК ПЖКХ» ҖЧҖ төбәк операторы тарафыннан ККК җыю һәм калдыкларны аерым җыю өчен 3 579 савыт урнаштырылган һәм алыштырылган. Бу инфраструктура үсешенә ярдәм итә һәм калдыклар җыю системасын халык өчен уңайлырак итә.
Көн саен төбәк операторы уртача 1 600 тонна каты коммуналь калдыклар кабул итә, ә аларны ташу өчен 168 рейс башкарыла. Мониторинг барышында алынган мәгълүматлар «УК ПЖКХ» ҖЧҖнең тариф гаризасын караганда һәм тариф карарларын кабул иткәндә исәпкә алыначак.