Дәүләт комитеты тарафыннан «Казэнерго» АҖ инвестиция программасы үтәлешенә күчмә мониторинг үткәрелде

2025 елның 16 мае, җомга

Инвестицион программалар үтәлешен тикшереп тору барышында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Казэнерго» АҖ объектларында булдылар: ТК1 алып ТК7 кадәр җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләү; ТК4  алып Латыш Укчылары урамы, 25 йортка кадәр; ТК4 алып Курчатов урамы, 13 йортка кадәр; ТК6 алып Курчатов урамы, 17 кадәр; ТК7 алып Латыш Укчылары урамы, 27 йортка кадәр; ТК7 алып Латыш Укчылары урамы, 29 йортка кадәр.

 

Участокта төп диаметры 273 мм, озынлыгы 490 м булган ППУ-ПЭ изоляцияле җылылык челтәрләре алмаштырыла (ике торбалы исәпләмәдә).

 

Подрядчы: «Защита строй» ҖЧҖ.

 

Эшләр 2025 елның 14 апрелендә башланган, урынга чыгу вакытына объектның әзерлеге 40% тәшкил итә.

 

Эшләрне тәмамлауның планлы вакыты: 2025 елның 30 мае.

 

Урынга чыгу датасына ТК-1 алып ТК-4 кадәр изоляцияле ППУ торба салынган, ТК-4 җылылык камерасын сүтү һәм тройник урнаштыру эшләре алып барыла.

 

Җайга салу органы оешманың инвестиция проектларын гамәлгә ашыру срокларын үтәвенең мөһимлеген билгеләп үтте. Мониторинг нәтиҗәләре 2026 елга җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифларны билгеләгәндә исәпкә алыначак.

 

Тулырак видеороликта: https://t.me/tarifi116/5874

Тулырак: https://ok.ru/group/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International