Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары хезмәткәрләре өчен ике көнлек стажировкалар программасы старт алды. Белем бирү проекты Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе белән берлектә оештырылды һәм икътисадый нигезләнгән тарифларны исәпләү методикасын өйрәтүгә юнәлдерелгән. Стажировканың максаты – җайга салына торган хезмәтләргә тарифлар формалаштыру үзенчәлекләрен өйрәнү.
Программа тарифларны җайга салу өлкәсендә эшләүче белгечләрнең белемнәрен һәм гамәли күнекмәләрен камилләштерү өчен махсус эшләнгән. Стажировка мәйданчыгы җитәкчесе булып ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина чыгыш ясый.
Курсның уку планына тарифларны исәпләү, аларны формалаштыру, тарифларны җайга салу буенча белем һәм күнекмәләр алу, бәя куюның хокукый аспектлары, шулай ук практик өлеш керә. Өйрәнү программасына кергән коммуналь хуҗалык өлкәләре: җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, электр энергиясе, технологик тоташтыру, газ белән тәэмин итү һәм каты коммуналь калдыклар.
Стажировка 16 академик сәгать дәвам итә.
Уку нәтиҗәләре буенча ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчелеге тарафыннан квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшырылачак.