Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты һәм Запорожье өлкәсенең Тарифларны җайга салу комитеты тариф өлкәсендә консультация-мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
«Без имзалаган хезмәттәшлек турындагы килешү Запорожье өлкәсе өчен яңа мөмкинлекләр ача һәм тариф өлкәсендә РФ хокукый кырына интеграциягә ярдәм итә. Шул ук вакытта без Татарстандагы коллегаларыбызның 2022 елның июленнән шактый катлаулы шартларда эшләү тәҗрибәсен, шулай ук узган ел төбәктә эшләтеп җибәрелгән тарифларны җайга салу цифрлы системасын зур кызыксыну белән өйрәнүләренә шатбыз. Россия Федерациясенең дүрт тарихи төбәгеннән мондый система әлегә безнең өлкәдә генә эшли», – диде Запорожье өлкәсенең Тарифларны җайга салу комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Елизавета Челакова.
Документның төп пунктлары норматив хокукый актлар, методик материаллар һәм тариф өлкәсендә уңай тәҗрибә алмашу булды. Шулай ук килешүдә региональ регуляторлар арасында мәгълүмати хезмәттәшлек тәртибе язылган, ул структураны, мәгълүматларны электрон рәвештә бирү ысулларын, кулланыла торган программа-техник чараларның ярашучанлыгын тәэмин итүне һәм мәгълүмати куркынычсызлык чараларын үтәүне үз эченә ала.
«МХО башыннан без ведомство буларак та, шәхси тәртиптә дә яңа төбәкләргә ярдәм иттек, беренче чиратта — гуманитар ярдәм җибәрү юлы белән. Хәзер үк без Донбасс һәм Новороссия төбәкләрендә безнең җиңүдән соң тулысынча җитәчәк тыныч тормыш нигезен салабыз. Нәкъ менә шуңа күрә яңа регионнар алдында гына түгел, бөтен Россия алдында торган мәсьәләләр нәтиҗәле һәм кыска вакыт эчендә хәл ителсен өчен, хәзер үк хезмәттәшлек итә башлау мөһим», — дип билгеләде Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев.
Ул Татарстанда һәм Запорожье өлкәсендә тарифларны җайга салу тәҗрибәсе белән уртаклашу дәүләт идарәсендә яңа модельләр булдырачагына ышаныч белдерде.