БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ГЕРОЙЛАРЫ ИСТӘЛЕГЕНӘ СТЕНА проектын дәвам итәбез

2025 елның 9 мае, җомга

Сезнең алда ведомство хезмәткәрләренең сугышларда катнашкан, тылда эшләгән, ватан намусын саклаган, ә сугыштан соңгы елларда аны Бөек державага әйләндергән туганнары.

 

Елена Васильевна һәм Александр Афанасьевич Макушиннар – Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничевның бабасы белән әбисе.

 

Александр Афанасьевич 1942 елдан бирле сугыша. Җиңүне Берлинда каршылый. Сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен ике Кызыл Йолдыз ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.

 

Елена Васильевна – тыл хезмәтчәне, тимер юлда эшләгән. Татарстан Республикасының Хезмәт ветераны.

 

Сез бөек тарих ясадыгыз, тыныч һәм бәхетле тормыш өчен көрәштегез. Батырлыгыгыз һәм фидакарьлегегез, тынычлыгыбыз өчен рәхмәт!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International