Сезнең алда ведомство хезмәткәрләренең сугышларда катнашкан, тылда эшләгән, ватан намусын саклаган, ә сугыштан соңгы елларда аны Бөек державага әйләндергән туганнары.
Сергеев Петр Иванович (1908-1968) һәм Логинов Алексей Евдокимович (1912-1981) - ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллинаның бабалары. Икесе дә фронтка 1939 елда китә, 1939-1940 елларда Совет-Финляндия (совет-фин) сугышында катнашалар.
Петр Иванович сугышка кадәр машина-трактор станциясендә счетчы булып эшләгән. 1939 елда фин сугышына алына, ә аннан Бөек Ватан сугышына эләгә. Берлинга кадәр барып җитә. Яраланып, госпитальдә ята. Аның хатыны Сергеева Ефросия Степановна сугыш елларында сыер савучы булып эшләгән.
Алексей Евдокимович Буа районының Чуаш Сарыкамышы авылында колхоз рәисе булып эшләгән, бик хөрмәтле кеше булган. Әбисе – Клавдия Алексеевна да колхозда бозау караучы булып эшли. 1941 елда бабасының ротасы камалышта кала. Бер атна дәвамында аларга сугыша-сугыша чолганыштан чыгу насыйп була һәм нибары өчесе генә совет гаскәрләренә барып җитә. 1943 елда Алексей Евдокимович ике тапкыр яралана, шуннан соң аны алга таба хезмәткә яраклы түгел дип таныйлар.
Без киләчәк буын өчен сынаулар аша үткән бабаларыбызны истә тотарга тиешбез. Петр Иванович Сергеев һәм Алексей Евдокимович Логинов кебек сугышчылар илебезне көчле һәм бәйсез итте. Ветераннарыбыз, бөек эшләр һәм казанышларыгыз, иртәгә бәхетле булуыбыз өчен рәхмәт сезгә!