Оешмалар игътибарына!

2025 елның 29 апреле, сишәмбе

Дәүләт Думасына «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 904086-8 номерлы закон проекты кертелде. Закон чыгару инициативасы хокукына ия субъект: Россия Федерациясе Хөкүмәте.

Федераль закон проекты җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм су агызу өлкәләрендәге оешмаларның инвестиция программаларын эшләү, раслау һәм аларның үтәлешен тикшереп тору өлкәсендә дәүләт тарафыннан җайга салу системасын камилләштерү максатларында эшләнгән.

Хәзерге вакытта ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларны инвестиция программалары эшләүне, ә Россия Федерациясе субъектларының вәкаләтле башкарма органнарын җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу объектларын һәм системаларын төзү, реконструкцияләү һәм модернизацияләү буенча планлаштырылган чараларны гамәлгә ашырганда аларны раслауны йөкли торган закон нормасы юк.

Закон проекты нигезендә ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар өчен инвестиция программасын раслау мәҗбүри булган очраклар исемлеге кертелә. Шуңа бәйле рәвештә инвестиция программасына кертелә торган чаралар исемлеге сизелерлек киңәя.

Бу инвестицион характердагы чаралар инвестицияләрнең гомуми күләмендә исәпкә алынмаган һәм аларның коммуналь инфраструктура торышына йогынтысын бәяләргә мөмкинлек бирмәгән очракларны бетерергә мөмкинлек бирер дип уйланыла. Бер үк вакытта, инвестиция ресурсларының булган чыганакларының нәтиҗәлелеген арттыру максатларында, закон проекты тарифлар билгеләгәндә исәпкә алына торган амортизация түләүләреннән алар тотыла торган юнәлешләр исемлеген билгеләү юлы белән максатчан файдалануны кертергә тәкъдим итә.

Документта шулай ук башка төзәтмәләр дә тәкъдим ителгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International