ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында идарә утырышы узды

2025 елның 7 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе әгъзалары көн тәртибенә туры китереп карадылар һәм карарлар кабул иттеләр:

 

Җылылык белән тәэмин итү өлкәсе:

1. «Алтын групп» төзелеш компаниясе ҖЧҖ «Проф. К.Ш.Зыятдинов исемендәге 18 нче үзәк клиник шәһәр хастаханәсе» ДАССОның кабул итү-диагностика бүлеге» объектын «Казэнерго» АҖ җылылык белән тәэмин итү системасына индивидуаль тәртиптә тоташтырган өчен түләү билгеләү турында».

2. «Фортэкс» ҖЧҖ «Копылов ур., 2 буенча футбол үсеше үзәге» объектын «Татэнерго» АҖ җылылык белән тәэмин итү системасына индивидуаль тәртиптә тоташтырган өчен түләү билгеләү турында».

Газ белән тәэмин итү өлкәсе:

3. «ТР, Түбән Кама районы, Түбән Кама шәһәре, Менделеев урамы, 2Е йорт адресы буенча җир кишәрлеге чигенә кадәр газүткәргеч тармагы» объектын «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ газ бүлү челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләү билгеләү турында».

Дәүләт комитеты тәкъдим ителгән исәп-хисапларны карады һәм чыгымнарның икътисадый нигезлелеген бәяләде.

 

Кабул ителгән тариф карарлары белән Дәүләт комитетының рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин: https://kt.tatarstan.ru/tarifi-2025.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International