Сезнең алда ведомство хезмәткәрләренең сугышларда катнашкан, тылда эшләгән, ватан намусын саклаган, ә сугыштан соңгы елларда аны Бөек державага әйләндергән туганнары.
"...Хикмәтулла Лотфулла улы Төхбәтуллин 1908 елда Югары Ослан районының Татар Мәмәтхуҗасы авылында туа. Аның тормышы 1941 елның июнендә, Бөек Ватан сугышы башлангач, мәңгегә үзгәрә. Ул чакта утыз өч яшьлек Хикмәтулла Лотфулла улы Ватанны фашист илбасарларыннан сакларга китә. Хикмәтулла артиллерист булып хезмәт иткән – җаваплы вазыйфа, чөнки нәкъ менә артиллерия армиянең ут көче нигезе булган. Сугыш елларында язмыш аны сугыш уты аша күп фронтларга алып килә. Сугышларның берсендә ул аягына авыр җәрәхәт ала, әмма батырларча хезмәтен дәвам итә һәм Берлинга кадәр барып җитә, нацистлар Германиясенең җимерелүенә шаһит була. Өйгә кайткач, Хикмәтулла үзенең кайтуы белән якыннарына шатлык белән белән бергә, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Батырлык өчен» медале, Кызыл Йолдыз ордены, «1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Германияне Җиңгән өчен», «Ленинградны азат иткән өчен» һәм «Сугышчан казанышлары өчен» медальләре белән бүләкләнгән мактаулы бүләкләр дә алып кайта. Хикмәтулла Лотфулла улы үзенең тормышы һәм хезмәте белән үз халкына һәм иленә тугрылыгын исбатлый. Ул дистә еллар узгач кына дөньядан китә, киләчәк буыннарга үз чоры герое буларак якты истәлек калдыра. Мәңгелек дан!"...