1 нче май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан иң җылы һәм ихлас котлау сүзләрен кабул итегез!
Безнең барыбыз өчен дә бу көн язның килүен һәм табигатьнең яңадан тергезелүен гәүдәләндерә. Күбебез өчен ул тынычлык, теләктәшлек, бердәмлек һәм бергәлек символы булып тора. Үз хезмәте белән иртәгәге көнне, үз иленең һәм гаиләсенең чәчәк атуын һәм иминлеген булдыручы һәркем өчен бәйрәм ул.
Чын күңелдән сезгә бәйрәм кәефе телим. Һәркемнең йөрәгендә яз яшәсен, күңелендә май чәчәк атсын, ә өйдә үзара аңлашу хөкем сөрсен.
Хөрмәт белән, рәис А.С.Груничев