Акция ел саен «Буыннар хәтере» хәйрия фонды тарафыннан үткәрелә. Әлеге чара Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм башка сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга һәрьяклап ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Теләгән һәркем үз өлешен значок сатып алып һәм аны күренеп торган урынга урнаштырып кертә ала, шуның белән илебезне саклаган каһарманнарга хөрмәт һәм рәхмәт белдерә алабыз.
Ел саен Фонд «Кызыл канәфер» билгеләрен тарату юлы белән акча җыя. Җыелган акчалар ветераннарга сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүне тәэмин итүгә, кирәкле дару препаратлары, инвалид коляскалары, колак аппаратлары һәм протезлар кебек махсуслаштырылган медицина җиһазлары сатып алуга тотыла.
«Кызыл канәфер» – ул акция генә түгел, ә безнең тормышыбызны һәм ирегебезне яклаучылар турында мөһим искә төшерү дә. Ул безне тынычлыкны бәяләргә һәм бер-беребезгә ярдәм итәргә чакыра. Бу символ безнең киләчәгебез өчен үзләрен корбан иткән солдатларга һәм геройларга тирән ихтирам һәм рәхмәт белдерә», – дип ассызыклады ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәре Светлана Якупова.