Ведомствода экокөн

2025 елның 26 апреле, шимбә

2025 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре санитар-экологик икеайлык һәм «ЭКОяз 2025» конкурсы кысаларында узган республика өмәсендә актив катнаштылар.

Җыештыру эше турыдан-туры ведомство территориясендә башкарылды.

Чарада катнашучылар янәшәдәге зонаны тәртипкә китерделәр: коймаларны буядылар, ишегалларын һәм юлларны чүп-чардан чистарттылар, чәчәк түтәлләрен һәм яшелләндерү урыннарын яңарттылар.

Мондый инициативалар шәһәр мохитен яхшыртуга һәм республика халкы арасында экологик аң дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International