Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе әгъзалары көн тәртибенә туры китереп карадылар һәм карарлар кабул иттеләр:
Җылылык белән тәэмин итү өлкәсе:
1. «Казан шәһәренең «Сугыш ветераннары өчен госпиталь» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе объекты – «Исаев урамы, 5 йорт адресы буенча 2 номерлы дәвалау корпусы» н «Татэнерго» АҖ җылылык белән тәэмин итү системасына индивидуаль тәртиптә тоташтырган өчен түләү билгеләү турында».
Газ белән тәэмин итү өлкәсе:
2. «Газүткәргечнең ТР, Тукай районы, Түбән Суыксу авыл җирлеге, производство-сәнәгать комплексы территориясе, Народная ур., 7 йорт адресы буенча җир кишәрлеге чигенә кадәрге тармагы» объектын «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ газ бүлү челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләү билгеләү турында».
3. «ТР, Чаллы ш., Трубный проезд, 39 адресы буенча җир кишәрлеге чигенә кадәр газүткәргеч тармагы» объектын «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ газ бүлү челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләү билгеләү турында».
4. «ТР, Казан ш., Ф.Әмирхан ур., 40а з/у адресы буенча җир кишәрлеге чигенә кадәр газүткәргеч тармагы» объектын «Газпром трансгаз Казан»ҖЧҖ газ бүлү челтәрләренә технологик тоташтыруга түләү билгеләү турында».
Дәүләт комитеты тәкъдим ителгән исәп-хисапларны карады һәм чыгымнарның икътисадый нигезлелеген бәяләде.
Кабул ителгән тариф карарлары белән Дәүләт комитетының рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин: kt.tatarstan.ru/tarifi-2025