Дмитрий Сапожников Арча районына эш визиты белән килде

2025 елның 22 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Сапожников эш визиты белән Арча муниципаль районына килде. Сәфәрнең максаты – тарифларны җайга салуның актуаль мәсьәләләре һәм җирле коммуналь инфраструктура торышын бәяләү.

Визит программасы Арча шәһәренең Комаров урамындагы өченче күтәрелеш су алу корылмасыннан һәм Күпербаш авылындагы каптажланган чишмәдән башланды. Очрашуда шулай ук «Водоканал-Сервис» ҖЧҖ директоры Тәлгат Миндубаев катнашты. Катнашучылар районны су белән тәэмин итү, җиһазларның техник торышы, тоташтыруның гамәлдәге технологик проблемалары һәм коммуналь хуҗалыкны алга таба үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.

«Водоканал-Сервис» ҖЧҖ су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә эшчәнлек алып бара, Арча шәһәре һәм Арча районы авыл җирлекләрендә яшәүче 54 меңгә якын кешене су белән тәэмин итә. Оешма өч каптажланган чишмә һәм өч артезиан скважинадан файдалана, шулардан су Арча шәһәренең су алу корылмасына диаметры 225 мм булган полиэтилен торбалар ярдәмендә китерелә һәм суүткәргеч челтәрләренең озынлыгы 157,24 км тәшкил итә. Хезмәт күрсәтү барышында, авылларның суүткәргеч челтәрләрен дә кертеп, 32 су алу җайланмасы файдаланыла.

Аннары делегация Арча РЭК Идел буе электр челтәрләре базасына, Арча шәһәренең «Челтәр компаниясе» ААҖенә юнәлде. Арча РЭС башлыгы Нияз Нурмөхәммәтов озатуында үткәрелгән мониторинг объектлар эшенең нәтиҗәлелеген бәяләргә һәм аларны алга таба модернизацияләү мөмкинлекләре турында фикер алышырга мөмкинлек бирде. Фикер алышуның мөһим темасы булып экологик куркынычсызлык һәм коммуналь хезмәтләр эшчәнлеген оптимальләштерү торды.

Визит Арча шәһәренең биологик чистарту корылмаларын карау белән тәмамланды. Биредә 6 канализация насос станциясе һәм 45 километр озынлыктагы канализация челтәре кулланыла. Биологик чистарту үткән көнкүреш һәм агып төшүче сулар Казансу елгасына агызыр алдыннан өстәмә обрафиолет белән эшкәртелә.

Коммуналь инфраструктура объектларын мониторинглаудан алынган белешмәләр 2026 елга тариф карарларын эшләү өчен нигез булачак, бу ресурслардан рациональ файдалануны һәм регионның торак-коммуналь хуҗалыгын алга таба тотрыклы үстерүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Фоторепортаж

Моннан тыш, чираттагы гражданнарны кабул итү 13 майда Әлмәт районында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International