Космонавтика көне белән!

2025 елның 12 апреле, шимбә

1961 елның 12 апрелендә Җир орбитасына бортында кеше утырган дөньяда беренче «Восток-1» космик корабле чыгарыла.

Яшь Юрий Алексеевич Гагарин космосны үзләштерү тарихында гаять зур сикереш ясый, ачык космоста булып, җир өстеннән очып үткән беренче кеше була. Бу очыш нибары 108 минут дәвам итсә дә, ул кешелек дөньясының иң бөек казанышларының берсе буларак мәңгегә дөнья тарихына кереп калды.

Орбитадан безнең планета космонавтлар күз алдына үзенең бөтен матурлыгы белән — зәңгәр төстә, атмосфера белән уралган, юка болыт полосалары һәм материкларның якты таплары белән килеп баса. Әмма гаҗәеп күренешләр һәм ирек тойгысы белән ләззәтләнү өчен космоска китү мәҗбүри түгел. Монда, җирдә матурлык һәм илһам табарга мөмкин!

Космонавтика көнендә без яңа офыкларны ачканнарны искә алабыз һәм йолдызларга омтылучыларны котлыйбыз. Бу көн кеше мөмкинлекләренең никадәр зур булуын һәм яңа үрләргә омтылуның никадәр мөһим булуын искә төшереп торсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International