МКФХ regulation.gov.ru порталында «Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында» карар проектын урнаштырды. Карар проекты Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары М.Ш.Хөснуллин тарафыннан 11.03.2025 ел, №МХ-П16-8185 расланган «Концессия килешүләре турында» федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 2025 елның 28 февралендәге 22-ФЗ номерлы федераль закон нормаларын гамәлгә ашыру өчен кирәкле норматив хокукый актлар әзерләү планының 1 пунктын үтәү өчен әзерләнгән.
Карар проекты Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 22.11.2012 ел, № 1075 карары (алга таба – 1075 номерлы нигезләр) белән расланган Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә бәя кую нигезләренең 45 пунктындагы өченче абзацын, 522 пунктын, 66 пунктының икенче абзацын, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 13.05.2013 ел, № 406 карары белән расланган (алга таба – 406 номерлы нигезләр) Су белән тәэмин итү өлкәсендә бәя кую нигезләренең 731 һәм 801 пунктларын «Концессия килешүләре турында» федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 28.02.2025 ел, № 22-ФЗ федераль законга (алга таба – 22-ФЗ номерлы федераль закон) туры китерү өчен эшләнгән.
22-ФЗ номерлы федераль законда концессионерның теркәлмәгән күчемсез мөлкәткә концедент милке хокукларын теркәү бурычын үтәүнең Концессия килешүләре турында законның 42 статьясындагы 1 өлешенең 6 пунктында, 3 өлешендә билгеләнгән срогы бер елдан өч елга кадәр озайтылган. Карар проекты белән 45 пунктның өченче абзацы, 1075 номерлы нигезләрнең 522 пункты, 66 пунктның икенче абзацы, 406 номерлы нигезләрнең 731 һәм 801 пунктлары күрсәтелгән срок өлешендә 22-ФЗ номерлы федераль законга туры китерелә (бер ел өч елга үзгәртелә).
Тулырак: https://regulation.gov.ru/Regulation/Npa/PublicView?npaID=155936