Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе әгъзалары көн тәртибенә туры китереп карадылар һәм карарлар кабул иттеләр:
1. «АРКАДА СТРОЙ УНИВЕРСАЛ» ҖЧҖ объекты – «Татарстан Республикасы, Зеленодольск районы, Зеленодольск шәһәре, Гайдар урамы адресы буенча урнашкан картлар һәм инвалидлар интернат-йорты» энергия кабул итү җайланмаларын «Сетевая компания» АҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләү билгеләү турында.
2. «МТ-Девелопмент» ҖЧҖ «Татарстан Республикасы, Казан ш., Совет районы, Хәлитов урамында урнашкан социаль һәм инженерлык инфраструктурасы объектлары белән комплекслы торак төзелеше. Төзелешнең 1 һәм 2 чираты» объектын индивидуаль тәртиптә Казан шәһәре «Водоканал» МУП үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм су агызу системасына тоташтырган өчен түләү билгеләү турында».
3. «Махсуслаштырылган төзүче УрбанСтрой» ҖЧҖ «Казан шәһәренең Калинин урамы, 1б йортында урнашкан җир асты автостоянкасы һәм төзелгән биналары булган торак комплекс» объектын Казан шәһәре «Водоканал» МУП үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм су агызу системасына индивидуаль тәртиптә тоташтырган өчен түләү билгеләү турында».
4. «СтройИнжиниринг» инвестиция төзелеш корпорациясе» ҖЧҖ «Казан шәһәренең Короленко урамындагы фехтование буенча олимпия резервы республика спорт мәктәбе» ДАУ бинасы төзелеше» объектын Казан шәһәре «Водоканал» МУП үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм су агызу системасына индивидуаль тәртиптә тоташтырган өчен түләү билгеләү турында».
Дәүләт комитеты тәкъдим ителгән исәп-хисапларны карады һәм чыгымнарның икътисадый нигезлелеген бәяләде.
Кабул ителгән тариф карарлары белән Дәүләт комитетының рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин: kt.tatarstan.ru/tarifi-2025