Дәүләт комитеты хезмәткәрләре Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, Казан дәүләт аграр университеты һәм Казан дәүләт энергетика университеты өчен экскурсия үткәрделәр. Электр энергетикасы, җылылык, газ, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу кебек өлкәләрдә бәяләрне, тарифларны, өстәмәләрне, өстәмә бәяләрне җайга салу эше турында сөйләделәр.
Моннан тыш, ел саен Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында уку йортлары студентларын практик әзерләү дә уңышлы гамәлгә ашырыла. Дәүләт комитеты студентларны һәм яшь белгечләрне эшчәнлеккә җәлеп итүдә мәнфәгатьле булып тора.