Җайга салынулы оешмалар игътибарына!

2025 елның 25 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты салкын су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү, кайнар су белән тәэмин итү өлкәләрендә, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә ирекле файдаланылырга тиешле мәгълүматны вакытында ачу зарурлыгы турында искәртә.

 

Мәгълүмат тапшыруның составы, тәртибе, сроклары һәм ешлыгы Россия Федерациясе Хөкүмәте карарлары белән расланган Мәгълүмат ачу стандартларында билгеләнгән:

 

- су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә – Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә мәгълүмат ачу стандартлары турында» 17.01.2023 ел, № 108 карары;

 

- каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә, шул исәптән каты коммуналь калдыклар ташу буенча – Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә мәгълүмат ачу стандартлары турында» 26.01.2023 ел, № 109 карары;

 

- җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә – Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Җылылык белән тәэмин итүче оешмалар, җылылык челтәре оешмалары һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифларны җайга салу органнары тарафыннан мәгълүматны ачу стандартлары турында» 26.01.2023 ел, № 110 карары.

 

Җылылык белән тәэмин итү (шул исәптән көйләнмәүгә күчкән оешмалар), су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендә җайга салынулы оешмаларга мәгълүматны ачу стандартларына туры китереп, якын арада түбәндәге ирекле керүгә тиешле мәгълүматны ачу зарур:

 

- товарлар китерү (хезмәтләр күрсәтү) шартлары турында мәгълүмат (ачу вакыты – агымдагы елның 30 апреленә кадәр (2025 ел чоры) –  PPххх.OPEN.INFO.TERMS.ХХХХ шаблоны форматында;

 

– салкын, кайнар су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм җылылык белән тәэмин итүнең үзәкләштерелгән системаларына тоташтыруның (технологик тоташтыруның) техник мөмкинлеге булу-булмавы турында, җылылык энергиясе чыганакларын һәм җылылык челтәрләрен эксплуатациядән чыгару турында, законнарда каралган очракларда кулланучыларга җылылык энергиясен бирүне чикләү һәм туктату нигезләре хакында мәгълүмат (ачу срогы – квартал саен, мәгълүмат ачылган квартал үткәннән соң 30 көн дәвамында, ягъни 2025 елның I кварталы нәтиҗәләре буенча агымдагы елның 30 апреленә кадәр), – PPххх.OPEN.INFO.QUARTER.ХХХХ шаблоны форматында;

 

– финанс-хуҗалык эшчәнлегенең төп күрсәткечләре, шул исәптән 2024 елда җитештерү чыгымнары структурасы, 2024 елда җайга салынулы оешманың җайга салынулы товарларының һәм хезмәтләренең төп куллану характеристикалары, оешманың инвестицион программаларының факттагы мәгълүматларга карата үтәлеше һәм хисап чорында инвестицион программада каралган финанс чараларыннан фактта файдалану турында мәгълүмат (ачу вакыты – ел саен, хисап елыннан соң киләсе елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча,) – PPххх.OPEN.INFO.BALANCE.ХХХХ шаблоны форматында;

 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ККК белән эш итүче оешмалар, шул исәптән ККК транспортировкалау өлешендә, 2024 елда калдыкларны транспортировкалау эшчәнлегенә карата оешманың финанс-хуҗалык эшчәнлегенең төп күрсәткечләре турында мәгълүмат ачарга тиеш (ачу вакыты-ел саен, хисап елыннан соң килүче елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча), – PPххх.OPEN.INFO.BALANCE.ХХХХ шаблоны форматында.

 

Кайнар су белән тәэмин итүне гамәлгә ашыручы җайга салынулы оешмалар җайга салынулы эшчәнлектән кергән табыш, эшчәнлекнең җайга салынулы төре буенча җитештерелә торган товарларның (күрсәтелә торган хезмәтләрнең) үзкыйммәте, чыгымнар элементларын да кертеп, шулай ук башка күрсәткечләр турында Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендәге стандартларның 63 пунктында күрсәтелгән  мәгълүматларны FAS.JKH.OPEN.INFO.BALANCE.ХХХХ  шаблоны форматында ачарга тиеш.

 

Каты коммуналь калдыклар белән эш итүче төбәк операторлары, җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан табигый монополия субъектларының җайга салынулы эшчәнлеге турында мәгълүмат ачуның билгеләнгән стандартларын бозу Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 19.8.1 статьясының 1 өлеше нигезендә вазыйфаи затларга – биш мең сумнан егерме мең сумга кадәр; юридик затларга йөз мең сумнан биш йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга сәбәп була.

 

Элегрәк шундый ук административ хокук бозган өчен административ җәзага тартылган вазыйфаи зат тарафыннан кабат административ хокук бозылуы

бер елдан өч елга кадәрле срокка квалификациясеннән мәхрүм итүгә китерә.

 

17.03.2025 ел, № ЛХ-27/1512/2025 мәгълүмат хаты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International