2025 елда Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте кайбер төбәкләрдә «Тарифларны җайга салуның бердәм мәгълүмати-аналитик системасы» («Тариф» ФДМС) федераль дәүләт мәгълүмат системасы функционалын булдыруга һәм алга таба сынауга кереште.
Тарифларны җайга салу өлкәсендә гамәли семинар кысаларында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты белән тиешле килешүгә МКФХ җитәкчесе урынбасары Нелли Галимханова кул куйды.
Яңартылган сервис кысаларында түбәндәгеләр планлаштырылган:
- тарифларны җайга салуның барлык процессларын цифрлы форматка күчерү;
- торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә инвестиция программаларын гамәлгә ашыру мониторингын кертү.
Бу региональ регуляторларга һәм компанияләргә йөкләнешне киметергә мөмкинлек бирәчәк.