ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында идарә утырышы узды

2025 елның 21 марты, җомга

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе әгъзалары көн тәртибенә туры китереп карадылар һәм карарлар кабул иттеләр:

«РИОНИ» махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖнең «Чаллы шәһәренең торак булмаган билгеләнештәге биналары янкорма итеп төзелгән күпфатирлы торак йортлар комплексы, территорияне үзләштерүнең 3 этабы» объектын индивидуаль тәртиптә «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» ҖЧҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системасына тоташтырган өчен түләү билгеләү турында».

«Строитель» ҖЧҖ объекты – «Загородный отель»не  «Татарстан Республикасы инженерлык челтәрләренең капиталь төзелеше һәм энергияне сак тоту технологияләрен үстерү идарәсе» АҖ «Спас» филиалының үзәкләштерелгән су агызу системасына индивидуаль тәртиптә тоташтырган өчен түләү билгеләү турында».

«ТР, Апас районы, Апас штп., Новая урамы, 20 йорт адресы буенча җир кишәрлеге чигенә кадәр газүткәргеч тармагы» объектын «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ газ бүлү челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләү билгеләү турында».

Дәүләт комитеты тәкъдим ителгән исәп-хисапларны карады һәм чыгымнарның икътисадый нигезлелеген бәяләде.

Кабул ителгән тариф карарлары белән Дәүләт комитетының рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин: kt.tatarstan.ru/tarifi-2025

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International