Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе әгъзалары көн тәртибенә туры китереп карадылар һәм карарлар кабул иттеләр:
«Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2019 елның 7 июнендәге 7-1/т номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы территориясендә даими маршрутлар буенча автомобиль транспортында һәм җир өсте шәһәр электр транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртү һәм багаж алып баруга җайга салынулы тарифлар билгеләү тәртибенә үзгәрешләр кертү хакында».
Дәүләт комитеты тәкъдим ителгән исәп-хисапларны карады һәм чыгымнарның икътисадый нигезлелеген бәяләде.
Кабул ителгән тариф карарлары белән Дәүләт комитетының рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин: https://kt.tatarstan.ru/tarifi-2025