Оешмалар игътибарына!

2025 елның 17 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2025 елның 21 мартында 10.00 сәгатьтә видеоконференцэлемтә режимында «2026 елда коммуналь хезмәтләргә тарифларны җайга салу» темасына семинар үткәрә.

 

Семинарда су белән тәэмин итүгә, ташландык суларны агызуга, җылылык белән тәэмин итүгә, каты коммуналь калдыклар белән эш итүгә тарифларны җайга салу өлкәсендә закон яңалыклары, актуаль мәсьәләләр, тарифларны формалаштыруда төп проблемалар турында фикер алышу планлаштырыла.

 ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты семинарда катнашырга чакыра, тоташу өчен сылтама: https://goskomitet.ktalk.ru/qmdobcu5w4xj

 

 Дәүләт комитеты ягыннан оператив хезмәттәшлек өчен: Ганиева Гүзәл Тәлгат кызы, e-mail: GT.Ganieva@tatar.ru тел. (843) 221-82-05.

 

 Программа

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International