Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе әгъзалары көн тәртибенә туры китереп карадылар һәм карарлар кабул иттеләр:
1. «Арслан» махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖнең «Җәмәгать урыннары кертелгән 1 нче торак йорт. Адресы: ТР, Алабуга шәһәре, Мәрҗани һәм Нечаев урамнары киселеше (4-1 мкр.)» объектын «Алабуга» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зонасы» АҖ салкын су белән тәэмин итүнең һәм су агызуның үзәкләштерелгән системасына индивидуаль тәртиптә тоташтырган өчен түләү билгеләү турында».
2. «Арслан» махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖнең «Җәмәгать урыннары кертелгән 2 нче торак йорт. Адресы: ТР, Алабуга шәһәре, Мәрҗани һәм Нечаев урамнары киселеше (4-1 мкр.)» объектын «Алабуга» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зонасы» АҖ салкын су белән тәэмин итүнең һәм су агызуның үзәкләштерелгән системасына индивидуаль тәртиптә тоташтырган өчен түләү билгеләү турында».
3. «Терма» ҖЧҖнең «Татарстан Республикасы, Казан ш., Оренбург тракты ур., 170 йорт адресы буенча бинаны реконструкцияләү» объектын индивидуаль тәртиптә «РСК» ҖЧҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтырган өчен түләү билгеләү турында».
4. «Орис» махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖнең «Татарстан Республикасы, Әлмәт шәһәре, Овражная ур., 4 йорт адресы буенча урнашкан объектын «Альметьевск-Водоканал» АҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системасына индивидуаль тәртиптә тоташтырган өчен түләү билгеләү турында».
Дәүләт комитеты тәкъдим ителгән исәп-хисапларны карады һәм чыгымнарның икътисадый нигезлелеген бәяләде.
Кабул ителгән тариф карарлары белән Дәүләт комитетының рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин: https://kt.tatarstan.ru
Фоторепортаж