Сәфәр барышында рәиснең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов, җайга салына торган оешмалар җитәкчеләре белән очрашты һәм коммуналь инфраструктура объектларында булды.
Эшлекле сәфәр маршруты Комлы Кавал авылындагы су чистарту корылмасын караудан һәм Габишево авылындагы КНС-57 объектларын караудан башланды. Су агызу хезмәтләрен «Коммуналь сервис» ҖЧҖ (Габишево һәм Комлы Кавал авыл җирлекләре кулланучылары өчен) башкара. Оешма эшчәнлегенең төп төре – агынты суларны җыю һәм эшкәртү.
Белешмә: Лаеш муниципаль районы – территориясенең зурлыгы буенча Татарстан Республикасы составында бишенче административ берәмлек. Районның мәйданы 2074 кв.км тәшкил итә. Халык саны – 71646 кеше. Район составына 23 авыл һәм бер шәһәр җирлеге керә.
Шулай ук сәфәр барышында гражданнарны кабул итү булды. Халыкны борчыган төп тема коммуналь хезмәтләр һәм күпфатирлы йортта хезмәт күрсәтү өчен түләүләр өлешенә; ККК чыгаруга тарифны раслауга һәм күпфатирлы йорт янындагы эре габаритлы калдыкларны чыгаруга кагылышлы мәсьәләләргә кагылды.
Җирле халык үз сорауларына җавап алды һәм хакимият вәкилләре белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Лариса Хәбибуллина халык проблемаларын оператив хәл итү һәм тормыш сыйфатын яхшырту өчен мондый очрашуларның никадәр мөһим булуын ассызыклады.
Аннары Лариса Хәбибуллина Лаеш шәһәренең биологик чистарту корылмалары эшчәнлеге белән танышты.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күчмә чаралар Дәүләт комитеты җитәкчелеге тарафыннан даими үткәрелә һәм тарифлар буенча халыкның сорауларына оператив рәвештә җавап бирергә мөмкинлек бирә.
Коммуналь инфраструктура объектларының күчмә мониторингы нәтиҗәләре 2026 елга тариф карарларын кабул иткәндә Дәүләт комитеты экспертлары тарафыннан исәпкә алыначак.
Киләсе күчмә кабул итү 2025 елның 18 мартында Саба районында булачак.