Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе әгъзалары көн тәртибенә туры китереп карадылар һәм карарлар кабул иттеләр:
1. «ГРАНЬ ДЕВЕЛОПМЕНТ» махсуслаштырылган төзүче ҖЧҖ объекты – «ТР, Казан шәһәре, Родин урамындагы торак йортлар һәм инфраструктура объектлары комплексы. 16 нчы торак йорт»ны индивидуаль тәртиптә Казан шәһәре «Водоканал» МУП үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм су агызу системасына тоташтырган өчен түләү билгеләү турында».
2. «Сара Садыйкова урамындагы резиденция» – «ТР Казан шәһәренең С.Садыйкова урамындагы тарихи җирлектәге торак комплекс» ҖЧҖ объектын Казан шәһәре «Водоканал» МУП үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм су агызу системасына индивидуаль тәртиптә тоташтырган өчен түләү билгеләү турында».
3. «ТР, Питрәч районы, Шигали АҖ, Яңа Шигали адресы буенча 16:33:181614:1346 кадастр номерлы җир кишәрлеге чикләренә кадәр газүткәргеч тармакланышы» объектын «Газпром трансгаз Казань» ҖЧҖ газ бүлү челтәрләренә технологик тоташтырган өчен түләү билгеләү турында».
4. «ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының «Казан шәһәренең «Сугыш ветераннары өчен госпиталь» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе объектын «Татэнерго» АҖ җылылык белән тәэмин итү системасына индивидуаль тәртиптә тоташтырган өчен түләү билгеләү турында» 13.09.2024 ел, № 86/ТП/ИП-2024 карарын үз көчен югалткан дип тану хакында».
Дәүләт комитеты тәкъдим ителгән исәп-хисапларны карады һәм чыгымнарның икътисадый нигезлелеген бәяләде.
Кабул ителгән тариф карарлары белән Дәүләт комитетының рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин: https://kt.tatarstan.ru/tarifi-2024