Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Гаяз Миңнебаев республиканың Биектау муниципаль районына эш сәфәре барышында коммуналь инфраструктура объектларында булды. Сәфәрдә аны район башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров һәм җайга салынулы оешмалар җитәкчеләре озата йөрде.
Сәфәр барышында Гаяз Миңнебаев коммуналь инфраструктура объектларында булды. Биектау авылының Луговая урамындагы су алу корылмасын, котельныйны карап чыкты. Шулай ук «Биектау коммуналь челтәрләре» АҖ баш инженеры Фаил Гайнуллин катнашында Биектау тимер юлы бистәсенең үзәк район хастаханәсе котельыенда эш барышы белән танышты.
Белешмә өчен: «Биектау коммуналь челтәрләре» АҖ Биектау муниципаль районы оешмаларына һәм халкына җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу буенча хезмәтләр күрсәтә. Оешма ике биологик чистарту корылмасыннан, тугыз канализация – насос станциясеннән, җиде котельныйдан, сиксән сигез су алу скважинасыннан, илле алты су җыю манарасыннан, дистәләгән мең км су белән тәэмин итү, су агызу һәм җылылык белән тәэмин итү челтәрләреннән файдалана.
Рәис урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Биектау тимер юл станциясе бистәсендәге биологик чистарту корылмаларында булды. Яңа биологик чистарту корылмалары «Экология» илкүләм проектының «Иделне савыктыру» программасы буенча федераль бюджет хисабына техник яктан искергән биналар урынына төзелгән. Чистарту корылмалары авыл халкына һәм тимер юл станциясенә хезмәт күрсәтә.
Илкүләм проект Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән илнең иң эре елгаларының берсенең хәлен яхшыртуга юнәлдерелгән, шул исәптән елгага агызыла торган пычранган агынты суларның өлешен киметү юлы белән дә.
Объектларда предприятиеләр эшчәнлегенең проблемалы мәсьәләләре һәм торак пунктларда үзәкләштерелгән су агызу челтәрләрен алга таба үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.
Каралган чистарту корылмаларыннан «Биектау коммуналь челтәрләре» АҖ файдалана. Элегрәк без бу предприятие турында үзебезнең «Җайга салучы җайга салынучылар турында» рубрикасында язган идек.
Моннан тыш, Биектау районында булу кысаларында Каймар авылында «Зеленодольскгаз» ЭПУ РЭГС вәкилләре белән кешеләрнең участокларына кадәр газны бушлай китереп җиткерү мөмкинлеген бирә торган социаль догазификация программасын гамәлгә ашыру объектлары каралды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, җайга салынулы оешмалар объектларының күчмә мониторингы нәтиҗәләре 2026 елгы тариф кампаниясе кысаларында исәпкә алыначак.
Гражданнарны кабул иткәндә Гаяз Миңнебаев җылылыкка, суга тарифларның ничек формалашуы һәм "тарифлар" белән "коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр" арасында нинди аерма булуы турындагы сорауларга җавап бирде. Байкал авылында яшәүче хатын-кыз Дәүләт комитеты вәкиленә каты коммуналь калдыкларны чыгарган өчен түләү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте. Эш шунда ки, авылда керү юллары юк, әмма түләүне чүп-чар чыгарган өчен исәплиләр. Дәүләт комитеты әлеге мәсьәләне хәл итүне карауга алачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гражданнарны күчмә кабул итүләр Дәүләт комитеты җитәкчелеге тарафыннан даими рәвештә үткәрелә һәм халык сорауларына оператив җавап бирергә мөмкинлек бирә.
Киләсе күчмә кабул итү 2025 елның 11 мартында Лаеш районында булачак.