Дмитрий Сапожниковның Балык Бистәсе районына эш сәфәре

2025 елның 19 феврале, чәршәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Сапожников эш визиты белән Балык Бистәсе районында булды.

Сәфәр барышында рәис урынбасары район башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, җайга салына торган оешмалар җитәкчеләре белән очрашты һәм коммуналь инфраструктура объектларында булды. Су белән тәэмин итү, су чыгару һәм җылылык белән тәэмин итү хезмәтләрен «Теплоэнергосервис» МУП күрсәтә.

Дмитрий Сапожников, аерым алганда, Балык Бистәсендәге модернизацияләнгән котельныйларны карап чыкты, аларның салкын һава шартларында эшләвен бәяләде. Котельныйларны модернизацияләү нәтиҗәсендә җылылык энергиясе югалтуларын киметүгә ирешелгән.

Шулай ук рәис урынбасары «Экология» илкүләм проекты буенча төзелгән биологик чистарту корылмаларында да булды. Балык Бистәсе өчен бу бик мөһим объект, анда агынтыларны чистартуның заманча технологияләре кулланыла. Бу су объектларының пычрануын булдырмаска һәм әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметергә мөмкинлек бирә.

Бистәдә су чистарту станциясе төзелгән. Хәзерге вакытта эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре бара. Яңа су чистарту станциясе Балык Бистәсендәге йортларга керә торган суның сыйфатын яхшыртырга, катылыгын киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Сәфәр барышында районда социаль догазификация программасын гамәлгә ашыру, ягъни гражданнарның җир кишәрлеге чикләренә кадәр бушлай газүткәргеч үткәрү мәсьәләсе каралды. Дмитрий Сапожников программада катнашучы йортларны карады һәм килеп туган проблемалы мәсьәләләр турында фикер алышты. 

Шулай ук сәфәр барышында гражданнарны кабул итү булды. Халык торак-коммуналь хезмәтләргә кагылышлы сорауларны актив бирде.

Дмитрий Сапожников билгеләп үткәнчә, җайга салынулы оешмалар объектларының күчмә мониторингы нәтиҗәләре 2026 елгы тариф кампаниясе кысаларында исәпкә алыначак.

 

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International