Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәрби операциядә катнашучылар һәм МХО ветераннары өчен «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасының старт алуы турында алхәбәр җиткерде. «Татарстан Геройлары» – Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла торган «Геройлар вакыты» федераль программасы аналогы.
Программаның максаты – МХО катнашучылары һәм ветераннары арасыннан Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль идарә системасында, шулай ук башка өлкәләрдә үз потенциалын гамәлгә ашыру мөмкинлеген алачак перспектив җитәкчеләр командасын формалаштыру һәм әзерләү.
2025 елның 18 февраленнән 30 мартына кадәр https://batyrlar-rt.ru сайтында теркәлергә мөмкин. Сайлап алу конкурс нигезендә узачак һәм берничә этаптан торачак: рәсми сайтта теркәлү, анкета тутыру, эссе язу, тест һәм әңгәмә.