ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты гражданнар тарафыннан коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә түләү күләмен арттыруда билгеләнгән чикләүләр үтәлешен тикшереп тору максатларында Татарстан Республикасының барлык 913 муниципаль берәмлеге буенча түләү үзгәрешләренә ай саен мониторинг уздырып тора.
2025 елның гыйнвар ае өчен мониторинг нәтиҗәләре буенча гражданнарның түләүләре үсешенең билгеләнгән индексларын арттыру ачыкланмаган.