Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Казанга Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган «Җиңү поезды» күчмә музее килде.
«Җиңү Поезды» - ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре барган поездның хәрәкәт составында урнаштырылган дөньяда беренче иммерсив инсталляция.
10 тематик вагон Бөек Ватан сугышының аерым вакыйгаларына багышланган. Күргәзмә заманча мультимедиа технологияләре ярдәмендә тарихи чынбарлыкны торгыза.
Маршрут буенча паровоз машинисты булган 19 яшьлек совет кызы Лидия тавышы алып бара.
Поездның һәр вагонында сугыш елларының драматик вакыйгалары, тарихи фактлар, кешеләрнең язмышлары һәм истәлекләре үрелеп барган уникаль тарих. Килүчеләр Брест крепостен саклауны да, эвакуацияне дә, окоплардагы сугышларны да, санитария вагонын да, фәнни эшләнмәләрне дә, концлагерьларның һәм Ленинград блокадасының дәһшәтен дә күрделәр һәм сәяхәтне җиңүле триумфаль вагонда тәмамладылар!
Бөек Ватан сугышында совет халкының үлемсез батырлыгын истә тоту мөһим!
«Җиңү поезды» 16-18 февраль көннәрендә Казанда булачак һәм алга таба Россиянең башка шәһәрләренә юл тотачак.