Россия Монополиягә каршы хезмәтенең Укыту-методика үзәгендә квалификация күтәрү курсларында Татарстан, Башкортстан, Оренбург, Самара өлкәләре һәм башка ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар хезмәткәрләре һәм тарифларны җайга салу органнары вәкилләре укыды.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре рәиснең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина җитәкчелегендә «Су белән тәэмин итү, су чыгару һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлекнең көйләнә торган төрләренә бәя кую» юнәлеше буенча спикерлар сыйфатында укуларда катнаштылар.
Курс программасы кысаларында энергия ресурсларын җитештерү һәм китерү балансын формалаштыруның актуаль мәсьәләләре, кирәкле тулаем керемне исәпләү ысуллары, транзит оешмаларны җайга салу үзенчәлекләре, тоташтыру өчен түләү билгеләү тәртибе, инвестиция программасының эчтәлеге һәм финанслау чыганаклары, концессия килешүе эчтәлеге, гражданнарның коммуналь хезмәтләр өчен түләүләре һәм башкалар турында фикер алыштылар. Тыңлаучыларга лекцияләр, практикумнар һәм җайга салу проблемаларын үз эченә алган эшлекле уен тәкъдим ителде.
Укучылар Россия Федераль монополиягә каршы хезмәтенең УМЦ базасында курсларның югары дәрәҗәдә оештырылуын, тикшерелә торган мәсьәләләрнең эчтәлеген билгеләп үттеләр, укытучыларга үз эшчәнлекләрендә куллана алырлык материаллары өчен рәхмәт белдерделәр.