«РОССИЯ ЧАҢГЫ ЮЛЫ-2025»

2025 елның 7 феврале, җомга

Иртәгә, 8 февральдә«Россия чаңгы юлы-2025» Бөтенроссия массакүләм чаңгы узышы узачак. Казанда йөгерүләр өч мәйданчыкта узачак:
- Горки-Әмәт урманы,
- Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионы,
- «Дербышки» торак массивындагы каенлык аланы.

Быел массакүләм старт «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән оештырылды, шулай ук 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды.

«Россия чаңгы юлы» – Россиядә һәвәскәрләр дә, профессионаллар да катнаша торган иң массалы спорт чарасы – 1982 елдан башлап инде 43 нче тапкыр үткәреләчәк.

Барыгызга да вакытыгызны яхшы гына уздырырга, уңышлар һәм җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International