ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев 143 нче мәктәптә халык белән узган очрашуда катнашты.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Ренат Шәмсетдинов җыелучыларны узган елгы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2025 елга үсеш планнары белән таныштырды.
Халык фикер алышуда актив катнашты, үзләрен борчыган сорауларны бирде. Социаль инфраструктура объектларын төзү, юллар төзү һәм территорияне төзекләндерү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.