Дәүләт комитетының финанс хисабы, кадрлар, дәүләт хезмәте һәм мобилизация эше бүлеге башлыгы Клара Сафиуллина норматив-хокукый актларны дөрес төзүнең мөһимлеге турында сөйләде. Шулай ук дәүләт граждан хезмәткәрләренең гамәлдәге законнарда каралган тыюларны һәм чикләүләрне үтәү зарурлыгына аерым игътибар бирелде. Коррупциягә каршы чаралар ведомствода ай саен үткәрелә, ә коррупциягә каршы көрәш өчен җаваплы белгечләр даими рәвештә укулар уза.
Дәүләт комитетында коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру 2015-2024 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру буенча Дәүләт комитетының максатчан программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.
Әлеге программа Дәүләт комитетының рәсми сайтында (http://kt.tatarstan.ru) «Коррупциягә каршы тору» бүлегендә урнаштырылган.