Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның шигырьләр җыентыгының икенче басмасын чыгару кысаларында Светлана Ермолаева белән «Сугыш турында истәлекләр» исемле иҗади очрашу узды. Дәүләт комитеты хезмәткәрләре өчен авторның шигырьләре һәм прозасы автор башкаруында яңгырады. Аның поэмалары нигезенә сугыш вакытында булган чын вакыйгалар кертелгән. Автор үз хис-кичерешләрен тыңлаучыларга җиткерә алды.
Дәүләт комитеты хезмәткәрләре кызыклы очрашу өчен рәхмәт белдерделәр, зур иҗади уңышлар, яңа кызыклы шигырьләр теләделәр. Барысы да бертавыштан очрашуларның дәвам итүенә өмет белдерделәр.
Шулай ук чара кысаларында автор өчен ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының юридик бүлеге тарафыннан Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көненә багышланган «Тормыш хакына 900 көн» исемле күргәзмә күрсәтелде.
Исегезгә төшерәбез, икенче шигырьләр җыентыгын чыгару өчен Дәүләт комитеты сугыш елларында катнашучыларның һәм шаһитларның материалларын, истәлекләрен, шигырьләрен, фотосурәтләрен кабул итә.
Фронтовикларның, тыл хезмәтчәннәренең, сугыш геройларының шигырьләрен түбәндәге адрес буенча көтәләр: 420015, Казан ш., Карл Маркс ур., 66 йорт, «шигырьләр җыентыгы өчен» тамгасы белән.
Электрон почта: kt@tatar.ru
Элемтә өчен телефон: (843) 221-82-18
Фоторепортаж